Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Дәүләт Думасында Галәвиев өчен акча җыючыларны хупламадылар

Казанның 175-нче номерлы гимназиясе укучылары һәм укытучыларын атуда гаепләнүче Илназ Галәвиевның адвокатына түләү өчен акча җыючыларның гамәлен, аны аклау итеп аңларга була.

Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный белдергәнчә, Галявиевне шартлар корбаны итәргә ярамый.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Россия һәм БДБның башка илләреннән килгән берничә кызның Илназ Галәвиев өчен яңа адвокат яллау өчен акча җыюы турында хәбәрләр пәйда булган иде. Барлыгы 300 мең сум акча җыелган. Гаепләнүченең Яңа адвокаты - Алексей Васильев. Юрист раслаганча, ул Илназны яклый башлаган, әмма үзенең яллаучысын белгертергә теләми.

"Мондый җинаятьче өчен акча җыю - минем карашка, бу кешенең гамәлләрен алдан аклау. Мин ассызыклыйм, акча җыюда бернинди дә ихтыяҗ юк. Дәүләт юридик квалификацияле ярдәмне тәкъдим итү турында кайгыртачак һәм дәүләт тарафыннан түләнәчәк ", - диде Анатолий Выборный.

Дәүләт Думасы депутаты, Галявиевтан шартлар корбаны ясарга теләүләрен куркыныч дип таба. "Монда бик нечкә чик, аны атлап чыгарга ярамый, мондый җинаятьчедән корбан ясау килеп чыкмасын. Нинди дә булса шартлар корбаны. Әйе, әлбәттә, без аңа туганнары, якыннары, укытучылар тарафыннан тиешле игътибар булмаган, дип әйтә алабыз, әмма моның өчен тикшерүчеләр бар һәм алар әлеге авыр җинаятькә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклаячак ", - дип билгеләде Выборный.

11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175 нче мәктәбендә атыш оештырган иде. Ул 9 кешенең җанын кыйды, тагын 23 кешене яралады. Галявиевка ике яки аннан да күбрәк кешене үтергән өчен гомерлек тоткынлык яный. Мәскәүнең Басман суды аңа арестны 11 октябрьгә кадәр озайтты. Хәзер гаепләнүче Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтында психиатрия экспертизасы уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев