Реклама
Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре өч ай дәвамында, алдан әзерләнеп үтерү билгеләрен табу өчен, 40 яшьлек чәчтарашчының үз-үзенә кул салуы билгеләрен тикшергәннәр.
Екатеринаны үз фатирында 15 августта табалар. 6 яшьлек баланың әнисе асылган булган, вакыйга вакытында өйдә беркем дә булмаган.
Аны күмгәннән соң эш ябылган кебек, ләкин ноябрь ахырында экспертиза нәтиҗәләре килә, алар хатын-кызның элмәккә үз теләге белән менмәвен күрсәтә. Аңа кемнеңдер “ярдәм” итү эзләре табыла.
Хәзерге вакытта полиция хатын-кызның үлеме кемгә кирәк булуын ачыклый һәм аны эзләү белән шөгыльләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз