Яшел Үзән

Бүген иртәнге дүрттә Чапаев урамы - 1 йортында янгын булды

Шаһиттән хәбәр "01" хезмәте пультына 4 сәгать 05 минутта килгән. Чапаев - 1 - күпкатлы, коридор тибындагы йорт.

Димәк, җитди янгын очрагында кешеләр үлеменә зур куркыныч бар.

Чакыру урынына кичекмәстән 53нче янгын сүндерү-коткару бүлеге чыкты. Килеп җитүгә алар сигезенче каттагы баскыч читлеге балконының януын ачыклый. Янгын сүндерүчеләр килгәнче яшәүчеләрнең берсе дә эвакуацияләнмәгән, беркем дә ярдәм сорамаган. Күпчелеге янгын турында белми дә, йоклый.

Ут тиз сүндерелә. Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил итә. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрми. Ачыкланганча, балконда тугыз катлы йортта яшәүчеләрнең берсе тарафыннан чыгарылган иске җиһазлар һәм чүп-чар янган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Чапаев урамындагы 1 нче йортта янгыннар даими чыгып тора. Хәтта, кешеләр үлеме белән бәйле очраклар да булды. Әмма, еш кына чүп-чар яна, алар үзләре калдыкларны баскычларга һәм балконнарга ташлый. (Пакетны ишегалдында торган контейнерга җиткерү кыенмыни?!) Пычраклык, әшәкелек, иске-москы өемнәре, тәмәке төпчекләре һәм буш шешәләр - мондый картина барлык катларда да, диярлек.

Янгын чыгуга ук күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары әлеге торак йорт буенча рейд уздырдылар. Алар торак йортның барлык катларын карады, халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрде, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмә таратты. Урында, шулай ук, "Энергосервис" ҖЧҖ идарәче компаниясе вәкилләре дә эшләде, алар баскыч мәйданчыкларыннан һәм балконнардан чүп-чар җыештырды.

- Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең 36нчы пункты таләпләренә туры китереп, - дип аңлата ЗМР буенча БДИ өлкән инспекторы Илья Венедектов, - эвакуация һәм керү-чыгу юлларын, шул исәптән, коридорларны, баскычларны, төрле материаллар, калдыклар, чүп-чар һәм башка предметлар белән тутыру тыела. Әлеге хокук бозулар өчен гражданнарга - 2-3 мең сум, вазыйфаи затларга - 6-15 мең сум, юридик затларга - 150-200 мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Биредә яшәүчеләр йортта тиз арада тәртип урнаштырырга вәгъдә итте. Әмма бу бер-ике көннән соң монда кабат янып китә ала торган чүп-чар таулары пәйда булмаячагына гарантия түгел.

Резедә Йосыпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: