Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Белми калмагыз, вакытында түләнмәсә, суммасы икеләтә арта

Йөздән артык административ материал төзелгән

20-29 ноябрьдә Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары закон нигезендә билгеләнгән срокларда административ штраф түләмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрде.

Нәтиҗәдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25нче маддәсе буенча административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 14 машина йөртүчене җәлеп итте.

 Полиция хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына юлларда тикшерүдән һәм мәҗбүри чаралар кулланудан саклану өчен алдан кайгыртырга һәм бурычларны түләргә мөмкинлеген искәртте. ЮХИДИ штрафлары турында мәгълүматны РФ ЮХИДИ Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында яки Дәүләт хезмәтләре сайтында алырга мөмкин.

- Агымдагы елда билгеләнгән срокларда штраф түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 116 административ материал төзелде һәм судка җибәрелде, шуларның 57се икеләтә күләмдә түләүгә тартылды, 28 машина йөртүчегә админис­тратив кулга алу чарасы кулланылды, –­дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга, әгәр ул административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң штрафын 20 көн эчендә түләсә, кайберләренең 50% сум түләү мөмкинлеге турында искәртә.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИ штрафын түләмәгәндә, хокук бозучы РФ Админис­тратив хокук бозулар кодексының 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җәлеп ителә.

Штрафны вакытында түләмәү түбәндәге җәзаларның берсен куллануга китерә:

  • түләнмәгән админис­тратив штраф суммасының ике тапкыр артуына, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш,
  • унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, ягъни ике тапкыр түләнмәгән штраф суммасы күләмендә, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш,
  • унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга,
  • илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнүгә.

Административ җәзадан тыш, хокук бозу субъектларына суд приставлары тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итү хокукларын чикләү, бурычлы кешенең милкенә арест салу, Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны тыю рәвешендә йогынты чаралары кулланылырга мөмкин.

Хәлне судка кадәр җиткермәгез, административ штрафларны даими тикшереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев