Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Байкерлар иминлек яклы

28 мартта юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны, шулай ук мототранспорт йөртүчеләр арасында транспорт дисциплинасын кисәтү максатларында байкер клубының гараж бинасында, Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова мотоциклчылар катнашында «Байкерлар юлларда иминлек өчен!» чарасын уздырды.

Профилактик әңгәмә үткәрелде, байкерларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мөһимлеге турында искә төшерелде, шулай ук алар юл-транспорт ситуацияләрен карадылар, мотоциклчылар катнашында чыга торган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атадылар, тәҗрибәсез кулларда мототранспортның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына басым ясадылар. Соңыннан видеоматериаллар каралды һәм сувенирлар да таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев