Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бастрыкин: Галявиев Казан гимназиясенә һөҗүм итәргә берничә ай әзерләнә

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиев җинаятькә берничә ай әзерләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сөйләде.

РФ Тикшерү комитеты башлыгы сүзләренә караганда, Галявиев җинаятькә 2021 ел башында ук әзерләнә башлаган.

 

"Бу интернет челтәреннән деструктив бергәлекләр, аерым алганда корал кулланып кылынган массакүләм үтерүләр һәм мәктәпләрдә шартлаткыч җайланмалар куллану турындагы мәгълүмат тәэсирендә булды", - диде Бастрыкин.



Исегезгә төшерәбез, фаҗига 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, шуларның җидесе — балалар. Тагын 24е яраланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев