Балалар белән автобус юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чокырга ауган
Бүген балалар хоккей командасы белән автобус Казан – Боровое Матюшино трассасында Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
«Форд Фокус» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, анда балаларны йөртүче маршрут автобусы «Форд» белән бәрелешкән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, микроавтобус һәм җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң, микроавтобус чокырга ауган. Агентлык мәгълүматлары буенча, автобуста йөрүче берничә бала зыян күргән. Барысы да ДРКБга китерелгән. Аларның хәлләре турында мәгълүмат ачыклана. Барлыгы автобуста 8–9 яшьлек 12 яшүсмер булган.
Бу факт буенча тикшерү башланган. Вакыйга урынына Лаеш районы прокуроры Андрей Наумов чыккан.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев