Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Авылдашын талап «баеган»

Яшел Үзәндә 18 яшьлек егетне күршесенең бакчасыннан кирәк-ярак урлаган өчен хөкем иткәннәр.

Косякау авылында яшәүче 18 яшьлек егет күрше хакын хаклыйсы урында, бакчасыннан бөтен нәрсәсен урлап чыга. Тикшерү вер сиясе буенча, 2020 елның мартында хөкем ителүче авылдашының йорт территориясенә рөхсәтсез кереп, өйдән һәм теплицадан төрле әйберләр урлый: теле визор приставкасы, бензопила, чапкыч, пластмасса мичкәләр, шланглар һәм башка бакча кирәк-ярагы.

Ур ланганнарның бәясе 13 мең сумга җитә. Эш бит әле акчада да түгел, һәр әйбернең үз бил геләнеше бар. Аларның һәрберсе үз урынында кирәк. Алар ны зыян күрүче, бәл ки, гомере буена җый гандыр, үзенә ярак лаштыргандыр, ур наш тыргандыр. Ә мон да әле тормыш итеп кара маган 18 яшьлек берәү сине талап чыксын инде. Әхлакый зыяны гына да ни тора. Судка менә шуларын да истә тотарга кирәк.

Яшел Үзән проку ратурасы аны гаепләп, эшен судка җибәргән. Ә суд үз чиратында гаеплегә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели. Моннан тыш, зыян күрүчегә җинаять белән китерелгән зыян хисабына 10 мең сум акча түләттерелгән.
Әлегә бу егет шартлы җәза алып кына котылган. Төзәлә генә күрсен инде. Икенче тагын бер кыңгыр гамәл – ирегеннән мәхрүм ителәсе көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев