Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Автомобильчеләрне эчеп руль артына утырмаска дип өндәүләр стенага борчак ату кебек кенә

Сак бул, руль артында исерек!

Өндәүләр белән генә чикләнмиләр Кайвакыт уйлап-уйлап карыйсың да, бу автомобильчеләрне эчеп руль артына утырмаска дип өндәүләр стенага борчак ату кебек кенә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтүләр белән генә чикләнми, планлы тикшерүләрне даими уздырып тора. Ауга чыгулар, гадәттә, «уңышлы» тәмамлана. Соңгы рейдларның берсендә А.А.Рәҗәпов, Б.Ю.Җуманиязов йөртүендәге машиналар шикләнеп туктатыла. Алкогольле эчемлеккә тикшереп карау бу кешеләрнең исереклеген күрсәтә.

Нәтиҗәдә икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә. Җәмәгать судьясы аларның эшләрен караганда, элек бу матдә буенча җавап­лылыкка тартылмауларын исәпкә алып, Рәҗәповны йөртү хокукыннан – 1 ел 7айга, Җуманиязовны 1 ел 6 айга мәхрүм итә. Әлбәттә инде, 30 мең сум штраф андыйларның һәркайсына да салына. Хөрмәтле, автомобильчеләр! Кисәтеп шуны әйтәсе килә: салмыш килеш машинагызга утырып чыкмагыз. Җәза үтәү җиңел түгел. Тотылу-тотылмау – анысы икенче мәсьәлә. Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев