Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Автокранга кызыгучылар да табыла

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә Осиново бистәсендә яшәүче «КамАЗ» автокраны урлануы турында хәбәр итә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла.

Икенче көнне әлеге автомобильне Левченко бистәсе янындагы «Аккош күле» урман-парк зонасында техник яктан төзек хәлдә табалар.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре идарәсеннән килгән коллегалары белән бергә әлеге җинаять кылуда шикләнгән, беркайда да эшләмәүче, элек билгеле бер яшәү урыны булмаган 42 яшьлек ирне тоткарлый. Ул үзенең җинаять кылуын таный. Аны шунда ук сак астына алалар.
Бу кеше җинаятенең мотивын аңлавы кыен, әлбәттә. Тикшерүчеләр аны, һичшиксез, ачыклар. Тик менә ни өчен автокран? Менә монысы сорау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев