Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җаваплылыктан баш тартып булмый

Исерек хәлдәге автомобильчеләр турында язудан «туеп бетеп» булмый. Монда «Эт өреп тора, бүре йөреп тора» дигән гыйбарә бик урынлы кебек.

ЮХИДИ инспекторлары даими тикшереп, ә без һаман язып, судьялар берөзлексез карарлар чыгарып торуга карамастан, юллар салмыш автомобильчеләрдән «никак» арына алмый. Җәзасы да җиңелләрдән түгел инде, югыйсә. Белмим. Тәртипле автомобильчеләр кызганыч. Салмышлар ялгышып чыгарган фаҗигагә айныклар да эләгергә бик мөмкин бит. Моңа беркем дә гарантия бирә алмый. Нишлисең, тормыш әлегә шундый һәм кайвакытларда хаталарын кабат-кабат кылучылар да очрый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш автомобильчеләрне ачыклау максаты белән оештырылган махсус рейд барышында, шикләнеп туктаткан автомобильнең йөртүчесе А.А.Бондаренкога тикшерү уздырмыйча да, аның юлга тәвәкәлләп алкоголь кулланып чыгуын билгеләргә мөмкин булган, әмма закон нигезендә кеше лаякыл исерек булып та, аңа алкотектор приборына өрергә кушыла. Шулай итеп, кешенең күпме дозада алкоголь куллануы билгеләнә. Әлбәттә, автомобильче аңардан баш тарта ала, әмма җавап лылыктан – юк.

Хокук сакчылары А.А.Бондаренкога карата беркетмә төзеп, аны җәмәгать судына юллый. Суд бу кешенең элек каеш эләктермәгән һәм тәрәзәсен тонировкалаган өчен РФ

КоАПның 12нче мад дәсе буенча җавапка тартылганы булуын ачыклаганнан соң, аңа карата карар чыгара. Бу юлы ул 30 мең сум штраф кына түләп котыл мая чак. Аны 1 ел 11 ай машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу иргә үз тәртибенә нәтиҗә ясарга вакыт.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев