Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре узган атнада 1117 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 675е – шәһәрдә, 371е районда булган. 351 кешене госпитализацияләгәннәр. 268е – шәһәрдән, 83е – районнан.

Күкрәк читлегендә кадалган, киселгән яралар белән 31 яшьлек исерек ирне хирургия бүлегенә алып килгәннәр. Аны күрше хатыны шундый хәлгә китергән.
Бу атнада хатын-кызлар агрессиясе кузгалган бугай, тагын бер 35 яшьлек ирне бергә яшәүче сөеклесе пычак белән «бизәгән». Күкрәк һәм бил өлешендә күп кенә кадалган һәм киселгән яралар белән зыян күрүчене, шулай ук, хирургиягә салганнар.
Умыртка баганасының муен өлешендә имгәнү белән Васильеводан 41 яшьлек хатынны травматология бүлегенә тапшырганнар. Нечкәлекләре билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев