Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре узган атнада 1112 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 798е – шәһәрдә, 314е районда булган. 341 кешене госпитализацияләгәннәр. 234е – шәһәрдән, 107се – районнан.

Үзәк хастаханәнең травматология бүлегенә баш мие һәм сөяге яралары белән Фрунзе урамыннан 63 яшьлек хатын-кызны алып килгәннәр. Кем аны шундый хәлгә китергәнен әйтми.
Комаров урамында 42 яшьлек исерек хатын- кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Бергә яшәүче ир-ат пычак белән аның ботын яралаган, кыйнап күзләрен күгәрткән.
Заикин урамында 34 яшьлек хатынны танышы кыйнап, ә Комсомольская урамында 26 яшьлек хатынын ире кыйнап, баш миләренә зыян китергән. Икесе дә хастаханәдә. Хатын-кызга кул күтәргән ир ул – иң көчсез зат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев