Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1109 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 802се – шәһәрдән, 307се – районнан. 341 кешене госпитализацияләгәннәр: 249ы – шәһәрдән, 92се – районнан.

Медикларны Осиновога үзенә-үзе пычак кадаган 36 яшьлек ир-ат янына чакыртып алганнар. Аны Васильево дәваханәсенә китергәннәр.
Төзүчеләр проспектында 41 яшьлек хатын-кыз ны өйдәше кыйнаган. Баш мие селкенгән хатын травматология бүлегенә китерелгән.
Северная урамында танышы кыйнаган 31 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Медиклар, Северная урамында корсагына пычак кадалган 36 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтеп, хирургиягә алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев