Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1096 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 702се – шәһәрдән, 394е – районнан. 382 кешене госпитализацияләгәннәр. 266сы – шәһәрдән, 116сы – районнан.

Васильевода билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 41 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
35 яшьлек исерек ир, шулай ук, Васильевода кыйналган. Баш мие селкенгән иргә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Заикин урамына баш мие селкенгән 54 яшьлек исерек иргә ярдәм таләп ителгән.

Медиклар Комаров урамында баш мие җәрәхәтләнгән 36 яшьлек иргә ярдәм күрсәткән.

Завод урамында 26 яшьлек исерек егет үзен кыйнаучыларны танымый да калган. Башындагы җитди җәрәхәтләр белән аны травмпунктка китергәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев