Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1078 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 657се – шәһәрдән, 421е районнан булган. 349 кешене госпитализацияләгәннәр: 280е – шәһәрдән, 69ы – районнан.

Медикларны Фрунзе урамына күршесе кыйнап баш миен җәрәхәтләгән 39 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртып алганнар. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Стаханов урамында муенына һәм корсагына пычак кадалган 43 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Кече Кызыл урамында ире кыйнаудан баш мие селкенгән 36 яшьлек хатын-кызны медиклар травматология бүлегенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев