Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1068 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 693е – шәһәрдән, 377се – районнан. 359 кешене госпитализацияләгәннәр. 263е – шәһәрдән, 96сы – районнан.

Заикин урамында ире кыйнап, баш мие селкенгән 40 яшьлек исерек йөкле хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән.

Васильевода билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән 32 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.

Йортның икенче катыннан егылып төшеп, умыртка сөяген сындырган 35 яшьлек хатын-кыз янына да медикларны чакыртканнар. Зыян күрүчене дәваханәгә алып килгәннәр.

Медиклар Әйшәдә билгесез кешеләр кыйнап, кабыргалары сынган 32 яшьлек исерек хатын-кызга беренче ярдәм күрсәткән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев