Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1054 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 666сы – шәһәрдә, 288е районда булган. 405 кешене госпитализацияләгәннәр: 273е – шәһәрдән, 132се – районнан.
Сәйдәшев урамында ире кыйнаган 43 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган.
Комсомольская урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән исерек хәлдәге 37 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Ленин урамында хатыны битендә һәм муенында күп санлы пычак җәрәхәтләре ясаган 45 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Кече Кызыл урамында күршесе кыйнаган 39 яшьлек хатын-кыз янына медиклар чакыртылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев