Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
ЮХИДИ

Алты кеше үлеменә китергән һәлакәт: кем гаепле?

Кеше гомереннән дә кадерле нәрсә бар икән?! Әгәр дә яшьләр бәлагә тарыса, бу – коточкыч. Юлда да, кайда да саклык һәм кагыйдәләрне үтәү – һәрберебезнең изге бурычы.

Фотолар ЮХИДИ сайтыннан алынды

24 июльдә, төнге сәгать икеләрдә, Казан – Йошкар-Ола – Волжск трассасының 12нче чакрымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте чыга. Волжская урамында «Шевроле Ланос» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир Волжскидан Яшел Үзәнгә килгәндә, юл хәрәкәте кагыйдәсенең 2.1.1, 9.1, 10,1нче пунктларын бозып, йөрү тизлеген арттырып, машинасын башта юл билгесе баганасына, аннан соң агачка бәрдерә. Нәтиҗәдә, минут эчендә машинага ут каба.

Әлеге фаҗигадә йөртүче үзе һәм биш пассажиры шул урында ук һәлак була. Һәлак булган пассажирлардан: 22 яшьлек ир һәм шулай ук дүрт 14 яшьлек яшүсмер. Шулардан бары берсе генә исән кала – 16 яшьлеге төрле тән җәрәхәтләре һәм термик пешүләр ала. Аны башта Яшел Үзән хастаханәсенә, аннан соң Казан республика клиникасына китерәләр. Инде Мәскәүгә алып киткәннәр, диделәр. Бик тә куркыныч хәл, фаҗиганең фаҗигасе. Туганнарына зур кайгы, ЮХИДИ статистикасына зур сан, шәһәр хакимиятенә кичектергесез чаралар. Кыскасы, кайсы яктан карасаң да, сәбәбен кайдан эзләсәң дә, бу яшүсмерләрне кире кайтарып булмый. Әмма гаеплеләрне эзләргә, сәбәпләрне ачыкларга, башкаларга сабак булырлык итәргә, кимчелекләрне төзәтергә кирәк. Автомобиль һәм һәлак булучыларның барысы да Мари-Эл республикасыннан булса да.

Ни өчен фаҗига чыккан?

Шул ук көнне Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин җаваплы хезмәтләр җитәкчеләрен гадәттән тыш киңәшмәгә җыя. Мәгълүматлар буенча, һәлак булучыларның берсе элек Яшел Үзәндә укыган, ПДН исәбендә торган. Әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәч, аны әтисе Волжскига алып киткән.

Сәбәпләре турында сөйләгәндә, киңәшмәдә әйтелгәннәрнең берсе – юлга якын үскән агачлар. Киләчәктә аларны кисеп, куркынычсызлык киртәләре һәм коймалар урнаштырырга планлаштыралар. Икенче сәбәп – тизлек режимын бозу. Камералар автомобильнең рөхсәт ителгән 40 км/сәг тизлек урынына 80 км/сәг тизлектә барганын теркәгән.

Шәһәр хакимияте мәктәп каникуллары вакытында балалар өчен ял үзәкләренең эш вакытын озайтырга, шулай ук җәмәгать урыннарында, кафеларда рейдлар үткәрергә ниятли.

Юлның бу урынында элегрәк тә юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән. Әйтик, 2019 елда да, 2025 елның мартында кеше үлеменә китергән очраклар булган. Урам фонарьлар белән яктыртылса да, камералар юк, шуңа да тизлекне контрольдә тоту кыен.

Тикшерү дәвам итә

Машина хуҗасы – 30 яшьлек ир автомобильне өч атна элек кенә сатып алган, аның белән Волжскида төнлә генә йөргән, таныклыгы булмаган, страховкасы да.

Тикшерү комитеты Җинаятьләр кодексының 264.5нче маддәсе буенча эш кузгаткан. Автотехник экспертизалар билгеләгәннәр. Прокуратураның тикшерүне аерым контрольгә алганлыгы да билгеле.

Гомуми хәл

Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 161 кеше үлгән. Шул ук вакытта, Татарстан 2014 елдан юлларда үлем очракларын эзлекле рәвештә киметүче бердәнбер төбәк булган. Әмма соңгы ике елда борчулы тенденция күзәтелә. 2023 елда 279 кеше үлсә, 2024 елда – 321, ә 2025тә – 345.

НӘТИҖӘ

Яшүсмерләр, ата-аналар, укытучылар – барыбыз да бергә бу кайгылы хәлдән нәтиҗә чыгарырга тиеш. Иң мөһиме – балаларның төнге вакытта кая баруын, нинди машиналарда йөрүен контрольдә тоту. Саклык – гомер ачкычы. Юл кагыйдәләрен бозу – үзүзеңне үлемгә дучар итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев