Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Акылга утыру өчен 18 ай һәм 30мең сум штраф

Кыш уртасы. Кар ява да ява. Юлларны тиешенчә чистартып бетерү өчен дә күпмедер вакыт таләп ителә. Шуңа күрә автомобильчеләрнең бик сак йөрүе, бу чорда икеләтә игътибарлы булулары кирәк.

 Әмма, кызганычка, алкогольле эчемлекләр кулланып юлга чыккан машина йөртүчеләр дә һәрдаим очрап тора. Кайберләрен хокук сакчылары андый-мондый фаҗига чыгарганчы тотып өлгерә.
Менә шулай, автомобильче И.А.Максаковны ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш хәл дәге машина йөртүчеләрне ачыклауның планлы рейд барышында тоткарлый. Шикле автомобильчегә карата тиешле тикшерүләр дә үткәрелә. Ә инде аннан соң беркетмә төзергә генә кала. Бу кешенең элек тә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча (иминлек каешы кимәгән, машинасы пыяласын тонировкалаган өчен җәлеп ителгән) административ җаваплылыкка тартылганы булган.
Яшел Үзәннең җәмәгать судья сы бу эшне җентекләп караганнан соң, И.Максаковка ка рата карар чыгара. Шу ның нигезендә ул 1 ел 6 ай дәвамында автомобилен йөр тә алмаячак һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләячәк.
Автомобильчеләр үзләрен үзләре шулай җәзаламасыннар иде дә. Бер рәхәтнең ничә михнәте, дип әйтергәме инде моны?!
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев