Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Акчага да кызыгалар, велосипедка да...

Узган атнада Тургенев урамында 7 яшьлек малай яшәгән подъездыннан 100 метр да читкә китеп өлгерми, аның 7 мең сумлык велосипедын талап та алына.

13 яшьлек кыз бала белән дә шундый хәл килеп чыга: яхшы велосипеды, өстәвенә кәрәзле телефоны талана. Әлбәттә, аларның икесен дә куркытканнар. Талаучыларны полицейскийлар «кайнар эздән» үк ачыклый. Аларның берсе эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган яшүсмерләр бүлегендә исәптә торучы 14 яшьлек яшүсмер булып чыкса, икенчесе – шулай ук ОПНДда исәптә торучы 13 яшьлеге шик астына алына. Хәзер җинаять юлына баскан яшүсмерләрнең үзләренә дә, әти-әниләренә җавап тотарга туры киләчәк.

Олысы да, кечесе дә урлый. Кибетләрдәге урлауларны иге-чиге булмаса, төрле ширкәтләргә дә караклардан әледән-әле зыян килеп тора. Кыек яткан һәр нәрсәгә хуҗа табыла. Гоголь урамындагы ширкәтнең төзелеш территориясеннән алюминий чыбыклы катушка урлана. Шушы ук урамдагы тагын бер ширкәтнең 300 килограмм авырлыктагы металл әйберләрне урлыйлар. Зөя утрау-каласындагы ресторанда исә билгесез зат тарафыннан 35300 сум акча урлана.

Ә бер сәүдә ноктасында тагын да гаҗәп очрак теркәлә. Әлеге кибетнең 35 яшьлек хезмәткәре, үзенең хезмәт урыннан файдаланып, клиентның ризалыгыннан башка, өй җиһазы алуга 23749 сумлык кредит килешүе төзи. Ә 53 яшьлек яшел үзәнле, почта аша товар алганда, аның 5470 сум акчасын ялганлап үзләштергән билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев