Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

320 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 24ендә матди зыян китерелгән

Кешеләр имгәнгән 3 очрак теркәлгән. 13 автомобильче исерек килеш тотылган. 3 машина йөртүче штрафын түләмәгән булган.

Яшел Үзән шәһәре Гагарин урамында Чери автомобилен йөртүче 66 яшьлек ир-ат куелган билгегә игътибар итмичә, руль артында 56 яшьлек ир утырган, төп юлдан баручы Ниссан машинасына юл бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә Ниссан җәяүлеләр тротуарына барып керә һәм ул анда 2 кешене таптата. Алар, төрле җәрәхәтләр белән, госпитализацияләнә.
ЮХИДИ җитәкчесе исегезгә төшерә: тәүлекнең эңгер-меңгер һәм караңгы вакытында автомобиль йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итү, алар сезне күрсен өчен киемегезгә, велосипед, скутер, җигүле транспорт чараларына ут кайтаргыч элементлар беркетергә онытмагыз. Юллардагы иминлек җәяүлеләр белән транспорт йөртүчеләрнең үзара хөрмәтеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев