Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

27 июль — 2 август көннәрендә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 4се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Яңа Тура авылының Мәктәп урамында мунча янган. Аның мичтән чыккан булуы ихтимал. Түбәсенә зыян килгән.
Васильевоның «Волжские зори» бакчачылык җәмгыятендәге участокта, электр җиһазыннан файдаланганда, янгын чыгып, бер бакча өенең — 16, икенчесенең 19 квадрат мет рына зыян килгән.

Яшел Үзәннең Гастелло урамындагы йорт подвалында билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, иске җиһазлар янган. Беренче катта яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килгән.

Осиновоның Октябрьская урамында электр җиһазыннан файдаланганда, кагыйдә бозу нәтиҗәсендә, мунчага ут капкан. 25 квадрат мет ры янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев