Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

268 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 14ендә матди зыян китерелгән. 3 очракта кешеләр имгәнгән

11 автомобильче – исерек булган, 4есе штрафын түләмәгән өчен тотылган.

Яшел Үзән – Волжск юлында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир, кагыйдә бозуы нәтиҗәсендә, каршы полосадан килгән «Лада Калина» белән бәрелешкән. Аннан соң «Субару Форестер» автомобиле «Лада» белән бәрелешкән. Бу фаҗигадә «Лада» йөртүче 42 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенгән, сынган урыннары да булган. Пассажиры – 4 яшьлек кызның баш мие селкенгән. Аларны Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр.
Осиновоның Комаров урамында «Киа-Рио» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир кагыйдә бозып, машинасы белән 26 яшьлек кызны бәрдергән һәм шул урыннан качып киткән. Автомобиль Казанда Киров районында табылган. Йөртүчесе тоткарланган. Зыян күргән җәяүлене дәваханәгә җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев