Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

259 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 17сендә матди зыян китерелгән. 2сендә кешеләр имгәнгән

9 йөртүче исерек килеш тотылган. 2 автомобильче штрафын түләмәгән булган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлында «Джили СК-1» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир, машинасының бер тәгәрмәче ычкынып китү сәбәпле, автомобилен каршы юнәлешкә чыгарган һәм «Мерседес» белән бәрелешкән. «Мерседес» йөртүче – 52 яшьлек автоледи имгәнгән.

Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамында «Хендэ Солярис» автомашинасын йөртүче 32 яшьлек хатын-кыз, артка борылган вакытта 72 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдергән. Баш мие селкенгән, кулбашы сынган зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев