Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

218 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 32сендә матди зыян китерелгән

2сендә кешеләр имгәнгән. 5 машина йөртүчене исерек килеш руль артына утыр ган , 3сен штрафын түләмәгән өчен тоткарлаганнар.

Васильевоның Лагерная урамында «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 18 яшьлек кыз 90 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Баш мие селкенгән, аягы сынган җәяүлене дәваханәгә алып киткәннәр.

Васильевоның Привокзальная урамында «Матиз» автомобилен йөртүче 84 яшьлек ир 70 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүленең аягына зыян килгән.

8 августта Олы Ачасыр авылының Үзәк урамында билгесез автомобиль йөртүче төнлә, караңгы урында, юлдан барган һәм киемендә яктырткыч элементлар булмаган 56 яшьлек ирне бәрдереп киткән булган. Җәяүле шул урында ук үлгән. Әлегә бәрдерүчесенең кем булуы билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев