Реклама
62 яшьлек Карамалы Тау кешесе «Рено Меган» автомобилендә Мизиново юлы белән барганда һава торышы шартларын исәпкә алмыйча тизлек арттыра һәм юл астына төшеп, куакларга бәрелә.
Нәтиҗәдә, ул кабыргасын сындыра һәм үпкәсенә зыян килә. Хастаханәгә озатыла.
37 яшьлек «Лифан» автомобилен йөртүче, транспорт юлыннан баручы, киемендә ут кайтаргыч элементлар булмаган җәяүлене бәрдерә. Аягы сынган һәм боты ертылган 35 яшьлек ирне травматологиягә салалар.
ЮХИДИ җитәкчесе исегезгә төшерә: тәүлекнең эңгер-меңгер һәм караңгы вакытында автомобиль йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итү, алар сезне күрсен өчен киемегезгә, велосипед, скутер, җигүле транспорт чараларына ут кайтаргыч элементлар беркетергә онытмагыз. Юллардагы иминлек җәяүлеләр белән транспорт йөртүчеләрнең үзара хөрмәтеннән тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз