Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

16-22 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 3се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Новочувашский авылының Зеленая урамындагы йорт мунчасында янгын мичтән чыккан. Нәтиҗәдә, мунча гына янып калмаган, сарайга да зыян килгән.
Яшел Үзәннең К.Маркс урамындагы йорт фатирында янгын электр җиһазын монтажлаганда, кагыйдә бозудан чыккан дип фаразлана. Бу янгында залда җиһазларга зыян килгән.

Гоголь урамындагы йорт фатирында, хуҗасының саксыз тәмәке тартуы ут чыгуга китергән. Диван янып, төтеннән исергән 62 яшьлек салмыш пенсионерны янгын сүндерүчеләр коткарып калган һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев