Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

14 – 20 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 6сы ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Протопоповка авылының Кооператив урамындагы йортта янгын электр җиһазыннан чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, йортның һәм сарайның 50 квадрат метрына зыян килгән.

Октябрьскийның «Медик» бакчачылык җәмгыятендәге участокта мичтән мунчага ут капкан. Бу янгында мунчаның 24 квадрат метрына зыян салынган.

Яшел Үзәннең Привокзальная урамындагы завод тукталышында «МАН» йөк машинасының кабинасы яна башлаган. Янгын транспорт чарасыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев