Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

13 – 19 сентябрьдә янгын сүндерүчеләр 13 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 1се ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Привокзальная урамында урнашкан Идел буе фанер-мебель комбинатында тузан җыйгыч комплекска ут капкан. Нәтиҗәдә, технологик җиһазның 16 квадрат метрына зыян килгән.
Васильевоның «Ивушка» бакчачылык җәмгыятендәге бер өйдә, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан янгын чыгып, 81 квадрат метрга зыян килгән.
Олы Карагуҗа авылының Тынычлык урамында кулланылмый торган иске бинада янгын чыккан. Утның билгесез затларның саксызлыгыннан булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев