Яшел Үзән

11-17 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 8е ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Энгельс урамындагы йортның өченче катындагы фатирдан чыккан төтенне күреп, күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Ут, исерек хуҗаның тәмәкесеннән чыккан, диван янган. Зыян күрүчеләр юк.

Мизиновадагы «Авангард» АҖдә МТЗ тракторы янган. Ут система һәм механизмнарның төзек булмавы аркасында чыккан. Үзлектән сүндерелгән.
Бело Безводныйда агач йортта ут чормада чыккан. Нәтиҗәдә өйнең эче һәм чорма янган, барлыгы 80 м² зыян килгән. Фаҗиганең сәбәбе: мичне урнаштыру кагыйдәләре үтәлмәү һәм дөрес кулланмау.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: