Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

1 – 7 мартта янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 6сы ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Надежда урамындагы гаражда янгын электр җиһазыннан файдаланган вакытта кагыйдә бозудан чыккан. Стенасына зыян килгән.

Кече Кызыл урамының коридор тибындагы бер йортның гомуми кухнясында янгынны ут төртеп чыгарганнар.

«Атмосфера» бакчачылык җәмгыятенең бакча өендә янгын хуҗасының саксызлыгыннан чыккан. Нәтиҗәдә, өйнең 18 квадрат метрына зыян салынган.

Шәриф Камал урамындагы йортта янгынның электр җиһазыннан чыкканлыгы ачыкланган. Душ бүлмәсенең 1 квадрат метрына зыян килгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев