Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Җырчы Ләйсән Сөнәгатовага: «Нык бул, җанаш, авыр вакытлар»

Җырчы, өч кыз әнисе Ләйсән Сөнәгатова кечкенә кызлары Аделина белән фотолар урнаштырды.

«Ура! Бүген Аделинага 1,5 яшь. Димәк, минем түләүле декрет ялларым бетте. Яраткан, кадерле хезмәттәшләрем янына Филармониягә эшкә чыгасым килә. Тик җитәкчелек әле тагын азрак өйдә утыруымны сорады. Өйдә мине: „Нәрсә алып кайттың?“ - дип көтеп торучылар бар, шуңа да вакытлыча эш кирәк. Эшкә чыгармаган очракта, дәүләт декрет ялында булучы әниләргә нәрсә дә булса түләргә тиештер, дип уйлыйм. Менә шундый яңалыклар! Барыбызга да нык сәламәтлек телим!» — дип язган җырчы.

Инстачылар да комментарийларын кызганмаганнар:

«Тәбриклибез! Исәнлек-саулык», «Сез бик матур әни», «Аделина бөтенләй башка, кемгә охшаган?», «Оххх, нык бул, җанаш, авыр вакытлар».

Интертат.ру.

Фото Ләйсән Сөнәгатованың Инстаграм аккаунтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев