Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Тямайның аяклары кәкре, с ума сводит»

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең инстаграм битендә урамда булган концерттан видео урнаштырды. «Элвин Грей җырлый, мин тусовкада», дип язып куйган.

Видео астындагы комментларда рәхәтләнәләр генә, нинди генә сүзләр язмыйлар.
Кемгәдер Фирдүснең аяклары ошамый икән, «Тямайның аяклары кәкре, с ума сводит», дип язып та куйган.

Фирдүс «Нишләп минем аякларым кәкре булсын, бөтен җирем туп-туры», дип җавап биргән. Шулай ук Элвин Грейны мыскыллаган язулар да бар, Фирдүс чын дус буларак, Радикны яклап чыккан, «Дуслар, әйдәгез, минем коллегамны оскорблять итмик әле! Бер дә килешә торган нәрсә түгел!» дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев