Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Танылган актриса 45 яшендә вафат булган

Марина Макарова яман шеш белән авырган. «Убойная сила» һәм «Тайны следствия» сериаллары актрисасы 45 яшендә вафат булды: Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә актрисаның якыннарының кайгысын уртаклашалар.

«Актриса Марина Макарова вафат булды. Сүз юк. Ачык, мәрхәмәтле, талантлы кеше. Яратабыз һәм һәрчак истә тотарбыз», диелә хәбәрдә.

Макарова бик озак вакыт авырган. Кострома камера драма театрының сәнгать җитәкчесе Борис Голодницкий сүзләренчә, актриса яман шеш белән авырудан үлгән. Аны дәвалау өчен зур суммада акча да җыелган.

Марина Макарова 1974 елның 30 сентябрендә туган. Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен (СПбГАТИ) тәмамлаган. «Приют комедианта» театры белән хезмәттәшлек итә. «Убойная сила», «Тайны следствия», «Литейный», «Фаворский» сериалларындагы рольләре белән таныш, диелә бу хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев