Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар өченчегә бәби көтәме?

Чыгышлары белән Башкортстаннан булган Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар - татар эстрадасында яңа пар. Шуңа да карамастан, алар эстраданың иң тыйнак һәм иң матур дуэтларының берсенә әверелде. Галиевлар гаиләсендә нинди яңалыклар бар икән?

Бу хакта Рөстәм белән сөйләштек.

- Рөстәм, иң элек икенче сыйныфны нинди билгеләргә "тәмамлавыңны" сорарга телим. Беләм, онлайн укулар башлангач, кызың белән тырышып укыдыгыз.
- Чынлап та, быел олы кызыбыз белән икенче сыйныфны онлайн укып бетердек. Үзем укыган, "5"леләрне үзем алган сыман булдым. Укытучының кадерен менә шунда белә башлыйсың икән ул. Ярый Интернет бар, биремнәргә җавапны шуннан гына карадым. Әнисе аңламый да калды, каян белә, дип аптырагандыр инде (көлә). Аллага шөкер, "5"легә тәмамладык. Әнисе "син дә белемле булдың" дип көлә.

- Инстаграм битегездә "Рөстәмнең әти-әнисе бармы, ятим баламы ул?" дип язганнар. Моңа ачыклык кертик әле, Рөстәм?
- Мондый сүзләргә игътибар бирмәскә тырышам. Минем әти-әнием исән-сау, Аллага шөкер. Ләкин алар ераграк яши, авылда торалар. Пандемия башлангач, балалар белән "теща"га кайттык. Ул авылда үзе генә яши. "Теща"ның күршесендә олы кызымның дуслары бар, шуңа да анда ешрак кайтыла.

- Рөстәм, сез бит әле яшьләр. Ике кызыгызга энекәш алып кайтырга теләмисезме?
- Бу хакта безгә гел әйтәләр. Бигрәк тә пандемия вакытында гаилә хәлен кайгыртучылар күп булды. Үзем дә көлеп кенә Ләйләгә "ярты ел үтеп китте, инде бәбиләр идең", дим. Дөресен генә әйткәндә, эшсез ятмыйбыз. Ике көннең берендә Уфада мин.

- Нинди эшләр белән янып йөрисең?
- Уфада йорт салабыз, шуңа күрә көне-төне шунда чабам.

- Артистлар өчен пандемия бер дә сөенеч китермәде. Ә шулай да син аның уңай якларын күрдеңме?
- Уңай яклары бар, әлбәттә. Аллага шөкер, балалар белән бергә йокыдан торабыз, бергә ятабыз. Ике кызым, хатын, "теща" - мин рәхәтләнеп "малинник"та яшәдем. Быел яз килгәнен, таң атканын күрдек, кошлар сайравын ишеттек. Пандемия безне җиргә төшерде, тормышның ямен күрдек. Шәхсән мин бу яллар өчен бик шатландым. Инде пандемия хәере белән үтеп китсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X