Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Операциядән соң нык ябыккан Буйнов җанатарларын куркытты

Александр Буйнов "Славян базары" сәнгать фестивале катнашучысы буларак белдерелде, әмма Витебскка кадәр барып җитмәде.

Челтәрдә җырчының җитди авыруы турында имеш-мимешләр таралды. Вәзгыятькә ачыклык кертү өчен, артист үз халәтен шәхсән шәрехләргә булды. Инстаграм битендә артист бастырган фотосурәттән Буйновка ашыгыч операция кичерергә туры килгәнлеге күренә. "Приступ бик каты булды! Операциядән соң хәл бераз яхшырды" – дип язган Александр Буйнов үзенең интаграм битендә.

Артистны ашыгыч хастаханәгә салу аның сәхнәдәге хезмәттәшләре арасында ыгы-зыгы уятты. "Буй, кадерлем, әгәр ТО урында калса, калганы - чепуха. Авырма! "- дип язган шәрехләрдә композитор Игорь Крутой. "Саня, терел! Киләсе елга һичшиксез "Базарда" булачаксың, - дип кушылды Лолита. Исегезгә төшерәбез, 2011 елда музыкантның мәни бизендә шеш тапканнар иде. Химиотерапия курсы ярдәмендә җырчыны коткарып кала алганнар. 2015 елда Буйновның мәкерле авыру рецидивы булган дип хәбәр ителгән иде. Җырчының хатыны Алена бу мәгълүматны кире какты, җанатарларын Александр үзен бик яхшы хис итә дип ышандырды, һәм яман шеш чыннан да чигенде, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев