Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Моны әле беркем белми: Филипп Киркоров серен ача

Популярлыгы зур булуга карамастан, халык артисты Филипп Киркоров шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый.

Әмма Настя Ивлеева белән турыдан-туры эфир вакытында музыкант көтелмәгән серен ача. Җырчыны романтик мөнәсәбәтләр бөтенләй кызыксындырмый икән.

Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә дистә елда аңа мәхәббәт уртак хисләр китермәгән. Хәзер җырчы үз хисләренә бик сак карый һәм серләре белән якыннары белән генә уртаклаша.

«Минем йөрәгем беркем белән дә мәшгуль түгел. Гашыйк булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәктер, анысын да белмим. Шулай да янәдән бу хисләрне татыр идем. Соңгы 20 елда барысы да асты-өскә килде, мин үзем күбрәк бирдем, ә алмашка бернәрсә дә алмадым. Мин 1аман саен гел алданып торудан туйдым. Хәзер мин ирекле һәм мин моңа бик шатмын», - дип ачыктан-ачык сөйли Киркоров.

Сүз уңаеннан, Филипп мәхәббәтен күбрәк кызы Алла-Викториягә һәм улы Мартинга өләшә. Поп-король балаларын бик ярата. Аларны артистка суррогат ана тапса да, аның шәхесе әлегә кадәр сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X