Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Марат Шәйбәков: «Башта хатынымның әти-әнисенә минем җырчы булуым ошап бетмәгән иде»

Ләйлә һәм Марат Шәйбәковларның гаилә коруына 16 ел тулды.

Марат Шәйбәков хатыны Ләйсән белән ничек гаилә корып җибәрүен сөйләде. Ул өйләнгәндә «99лы» машинада йөргән икән. Иң мөһиме — оялчан кияү булган.

«Хатыным Ләйсән белән бергә гомер иткәнгә 16 ел тулып китте. Без уртак танынышларыбыз аша бер-беребезне белдек. Дус егетем: „Әйдә бер акыллы кыз белән таныштырам“, — диде. Мин, билгеле, риза булдым. Озак йөрмәдек, тиз арада үз кешем икәнен аңладым. Күңелем: „Нәкъ менә Ләйсән синең язмышың“, — диде дә, мин тәкъдим ясарга булдым», — дип искә алды Марат.

«Мин үзем холкым буенча оялчан. Булачак хатынымның кулын сорарга кайтканда оялган идем, яшермим. Ләйсәнгә өйләнергә теләвемне әйткәч, ул башта үз әти-әнисе белән сөйләште. Әле бит мин җырчы егет. Җырчы атналарга гастрольгә китә, өйгә соң кайткалый, билгеле. Башта әби белән бабайга кияүләренең җырчы булуы бераз ошап бетмәгән, алар бераз шикләнгән. Әмма һәр ата-ана үз баласына бары тик бәхет кенә тели. Алар: „Балам, үзегез карагыз. Без сезгә бары тик бәхет кенә телибез“, — дип, үзләренең хәер-фатыйхаларын бирде. Бүген, шөкер, ике бала үстерәбез», — дип сөйләде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев