Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ирина Аллегрова урыныннан тормас булган

Көтелмәгән авыру танылган җырчы Ирина Аллегрованың ятакка салган.

Илебез сәхнәсенең "Императрицасына" концертларны туктатып торырга килде. Артистканың сәламәтлеге турында борчулы хәбәрләр җанатарларны борчуга салды. Баксаң, җырчы чыннан да авырый башлаган. Журналистларның сорауларына артистка көч-хәл белән җавап бирде.

"Миндә көчле салкын тию диләр. Температура белән инде өч көн, - дип сурәтли Аллегрова хәлен.

Иптәшләре Сочидагы җыр бәйгесендә танылган артистканы күрергә өметләнәләр. Элегрәк Одинцово районы башлыгы Андрей Иванов социаль челтәрләрдә күңелсез хәбәр җиткерде.

"Кызганычка каршы, Ирина Аллегрова авыру аркасында чыгыш ясый алмаячак - җырчының температурасы күтәрелде", - дип язган ул Instagram дагы үз битендә.

Җырчы белән нәкъ менә нәрсә булды, ул ачыклап тормады. Ачык диагноз булмауга карамастан, халык артист ниндидер инфекция эләктергән дип фикер йөрткән. Социаль челтәр кулланучылар җырчыны сәхнәдә күрү өчен генә концертка эләгергә теләүләрен билгеләп үттеләр. Аңа тизрәк савыгуын телиләр. Аллегрова исә үз чыгышларының берсендә еллар үзенекен ала дип белдерде. Элеккеге кебек җитез йөри, бер кочак чәчәкләр җыя алмавын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев