Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның гәүдәсен тикшерә

Җырчы әле купальниктан фото элә, әле матур итеп атлаган видео куеп, виртуаль дусларының күңелен Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бу арада инстачыларның тынычлыгын алды.

Ул ваннада купальник киеп төшкән фотосын куеп, буй-сынын күрсәтте. Аннары матур итеп атлаган видеосын куйды.

«Кемгә нәрсә исбатлыйсыз соң? Кирәкме ул сезгә яки безгә кирәкме?», «Бер дә килешми», «Менә бу артык, матур да түгел», «Вәт китте замана», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Җырчыга мондый комментарийлар ошамаганлыгы җавапларында күренә: «Хәзер мин бер кешегә дә бернәрсә дә исбатламыйм. Теләгән әйберемне генә эшлим», «Бигрәк оятсыз инде мин, әйеме?»

Әлбәттә, инстачылар арасында җырчының буй-сынына сокланучылар да бар. «Табигать, дисциплина һәм хезмәт» дип язучыга: «Генетика да үз ролен уйный», — дип җавап биргән җырчы.

Видеода җырчы арттан төшерелгән, ул алды белән борылып аякларын да күрсәтеп ала. Видео янына: «Мәрхүм әни әйтә торган иде: кешене кайгыртканда үзеңне онытма», — дип язып куйган ул.

Видео янындагы комментарийларда җырчының арт ягын тикшергәннәр. Бу төркем инстачылардан җырчыны яклаучылар табылган. «Буй-сының шәп», «Үзләре эш майтара алмаучылар шулай яза», «Үзеннән булмаганнар хурлый инде. Дилә, молодец! Буй-сынны сакларга бик зур көч кирәк. Бала тапкан хатын-кызларга, бала тапмаган кызларга, ашап симереп ятканнарга шаккатырга кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев