Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ильвина язмышы хакында: «Авылга кайттым, ятып кына тордым, беркем белән аралашмадым»

Ильвина инстачыларны акыллы фикерләре белән гаҗәпләндерүне дәвам итә.

«Мин курыкмыйм. Төшенкелеккә бирелүдән, егылудан курыкмыйм. Булды инде… Авылга кайттым, ятып кына тордым, беркем белән дә аралашмадым. Бу чын-чынлап үзеңне гаепләү. Үзеңне тәнкыйтьлисең, начар сүзләр әйтәсең. Кызганасың. Хәтта бәхетсез булу ошый да башлый. Ләкин! Иртәме, соңмы, барыбер тормышның дәвам итүен аңларга кирәк булачак.

Мин яшим, кояш балкый. Барысы да яхшы. Торасың да алга барасың. Эш язмышта түгел. Язмыш — ул ерткыч сыман. Курыксаң, һөҗүм итәчәк. Курку хисе булмаса, язмыш кая телисең, шул якка борылыш алачак. Мин хыялланырга өйрәнәм! Үзалдыма югары максатлар куеп, алга барам. Эшнең нәтиҗәсеннән түгел, барышыннан рәхәтлек алырга өйрәнәм. Беләсезме, мин үземдә энергия таптым», — дип язган ул.

«Дөрес. Энергия процесста», «Син бик матур!», «Матур фото, акыллы сүзләр», «Аңлыйм сезне», — дигән комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.
Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев