Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Илсөя Бәдретдинованың "гаиләсе" ишәйгән

Илсөя Бәдретдинова үз төркеменә шәп биюче егетләр алган Әлеге бик оста биюче Чаллы егетләрен интернет киңлекләре аша күпләр беләдер. «Таныш булыгыз! Безнең «ИБ» төркемендә ике шәп яңа егет.

Түземсезлек белән концертлар ачылганын көтәбез!

Ә «Камыш әйтә - мин әйтәм» җырын икенче атнада бөтен музыкаль мәйданнарга чыгарабыз, Алла боерса.

Ничек сезгә яңа егетләр? Әйдәгез, матур итеп каршы алыйк әле үзләрен», — дип язган ул инстаграм битенә.

Инстачылар егетләрнең талантына сокланганнар, аларга уңышлар теләгәннәр.

Күп санлы теләкләргә Илсөянең иҗатташ дуслары да кушылган.

«Мин дә күптән түгел күзәтә башладым аларны! Шәп! Бик дөрес эшләгәнсез! Концертлар булсын дип телисе кала!» — дип язган Алмаз Мирзаянов.

Егетләр дә шәп, җыры да шәп! Шәпне эләктерә беләсең инде син», — дигән Айдар Тимербаев.

Илсөянең берничә инстадусты элекке биюче егетләре кая китте икән дип, бик борчылганнар. Илсөя аларны: «Элеккеләре дә минем белән», — дип тынычландырырга ашыккан.

«Боларын чемоданга салып йөри алмассың, озыннар», — дип шаяртканнар инстачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев