Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Илмира Нәгыймова: «Хәзер җырлау бик кыйммәткә төшә»

Илмира Нәгыймова «Яндырма йөрәгемне» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте.

Илмира Нәгыймова үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Тамашачылар күңеленә әлеге җыр хуш килгән. «Җыр шәп. Тыңлыйсы гына килеп тора», «Яндыра торган җыр, ут», — дип язган аның тамашачылары.

«Марттан бирле концертларда катнашканыбыз юк. Әлбәттә, алар сагындырды. Хәзер әле дә өйдә утырабыз. Шулай да бер җыр яздырдым. «Яндырма йөрәгемне» дип атала ул. Көе үземнеке. Бер җыр булса да яздырыйм, дидем. Пандемия булгач, эшсез калдык. Акча да юк диярлек, ә җыр яздыру кыйммәткә төшә. Тамашачыларымның да яңа җыр ишетергә теләвен беләм, шуңа аларны сөендерергә булдым.

Әллә ни акчаны тегендә-монда тотып булмый. Иртәгә дә нәрсә буласын белмибез… Бар да яхшы иде. Ротациягә дә түли идек, акча җитә иде. Хоп, шушы пандемия килде дә чыкты. Шуңа күрә хәзер башкачарак эшләргә туры килә. Әзер җырлар бар, аларны яздырырга гына кирәк. Үземнең дә аларны яздырасым килә. Иң мөһиме — сәламәтлек булсын, калганы булыр, Аллаһ боерса. Тамашачылар белән очрашуларны зарыгып көтәбез!» — ди Илмира.

«Шулай да, яшәргә кирәк бит, акча каян эшлисез?»
«Бу пандемиягә кадәр бары тик иҗат кына итә идек. Концертларда, банкетларда җырлап, акча эшли идек. Ә хәзер алар юк. Мин „сетевой бизнес“ка кереп киттем, Руслан исә төзүчелек бизнесы өлкәсендә эшли башлады. Әмма җырлауны ташларга уйламыйбыз. Хәзерге эшләгән урыннарыбыз да кирәк. Без җырдан кала да нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк икәнен аңладык, чөнки хәзер җырлау, җырчы булу бик кыйммәткә төшә. Бер җырны гына яздыру егерме меңгә төшә. Әле мин үземә көйләрне үзем язам. Бу егерме мең минимум! Әгәр җырны сатып алсаң, аны яздырсаң, клип төшереп, ротациягә бирсәң, кимендә 300 мең сум кирәк. Шундый хәлләр менә!» — ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев