Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Фирдүс Тямаев хатыны турында: «Йөз мең туздыра, ун мең алып кайта»

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Тямаев гаиләсен NL компаниясенә өндәргә килгәннәр.

Җырчы үзенең инстаграмына кызык видео урнаштырган. Фирдүс Тямаев: «Менә, дуслар, Алсу белән Азат безне NL компаниясенә өндәргә килделәр. Аллага шөкер, минем хатын да NL да бит инде. Аена йөз мең туздыра, ун мең алып кайта», — дип көлә ул.

«Дөрес әйтмисең син, киресенчә бит», — дип кушыла аңа Азат Фазлыев.

«Фирдүс дөрес сөйли, ул турыдан бәрә», — дип җөпләгән бер инстачы Фирдүснең сүзләрен.

«Сезгә дә җиттеләрмени инде?» — дип сораган икенчесе.

Шулай ук: «Спорт кирәк, Фирдүс абый. Мин андый әйбергә ышанмыйм. Ул организмны боза», — дип киңәш бирүче дә очраган.

Җырчының инстадуслары арасында даими рәвештә хатыны Резидәгә бәйләнүчеләр бар. Бу юлы да ул игътибар үзәгеннән читтә калмаган. «Нәрсәгә ул минут саен чәчен сыпырып утыра инде»», — дип гаепләгән аны бер инстачы.

Резидәне яклап чыгучылар да табылган. Алар аның бик мөлаем, сабыр һәм оялчан булуын әйтеп, башка хатын-кызларга үрнәк итеп куйганнар.

https://www.instagram.com/p/CDtNa9yAEmE/?igshid=11c6ix9ilk723https://www.instagram.com/p/CDtNa9yAEmE/?igshid=11c6ix9ilk723

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев