Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Фирдүс Тямаев гаиләсе бәби көтәме? - җырчы җавап бирде

Соңгы арада җырчыдан: «Әллә бәби көтәсезме?» — дип сораучылар күбәйгән.

«Дуслар, соңгы арада безгә: „Резедә үзгәргән, бәби көтмидер бит?“ — дигән комментарийлар күп язалар. Юк, дуслар, бәби көтмибез. Без икебез дә ун килограммга тазардык. Шул гына», — дип язып, инстаграмдагы аккаунтына пост урнаштырган Фирдүс Тямаев.

«Карантин нәтиҗәсе инде бу»;

«Әле ун килограм гына ярый ул, бу үзизоляция белән мин бөтенләй бер киемгә дә сыймый башладым», — дип кушылган аларга инстадуслары.

«Килограммнар килә дә китә ул. Гаилә бәхетегез, мәхәббәтегез гомерлек булсын!» — дип матур теләкләрен җиткергәннәр кайберләре.

Фирдүс Тямаевның язылучылары арасында бөтен әйбердән гаеп эзләп утыручылары да шактый. Аларга бу юлы Резедәнең бизәнмичә йөрүе ошамаган. «Бөтен артистларның хатыннары чәчләрен ясап, үзләрен карап йөриләр. Синеке бизәнми дә», — дип язганнар. Фирдүс, аларга җавап итеп, тормыш иптәшенең бизәнмәгән килеш тә иң матуры һәм иң чибәре булуын язган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев