Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Филүс Каһиров: «Мин бер якка, ул икенче якка озак кына очып бардык»

Җырчы инстаграм сәхифәсендә балачактагы кызыклы хатирәләре белән уртаклашкан. ⠀

Җырчы Филүс Каһиров үзенең инстаграм сәхифәсендә балачак хатирәләрен искә төшерергә ярата. Бу көннәрдә инстадусларына тагын бер кызык истәлек сөйләгән ул.

«Бүген иртә белән уянып киттем дә, кисәк кенә уйларым белән бала чагымның бер мизгеленә кайттым. Кайттым да, кисәктән шаркылдап көлеп тә җибәрдем. „Юләр сыман иртә таңнан ник көләсең син?“ — дип хатын сорагач, көлә-көлә сөйләп бирдем бу хәлне. Сезгә дә җиткерәсем килә, җәмәгать», — дип башлаган ул сүзен.

«Яшьтәшем, балачактагы иң якын дустым Данис белән «сәпит»ләребезгә утырдык та, киттек күрше авылның буасына су керергә. Югыйсә, безнең авылда да елга бар инде барын, юк, безгә күрше авылның тирән буасында коенып кайтырга кирәк, имеш. Безгә ул вакытта 9-10 яшь тирәсе иде. Рәхәтләнеп туйганчы йөзеп, ярларыннан сикереп, тәмам арыганнан соң, кайтырга чыктык.

Бераз гына яңгыр сибәләп киткән иде. Юл читендә яткан бауны күреп алдым да, кисәктән бер уй килде башыма. Имеш, минем сәпит ватылган да, Данис мине шушы бау белән тагып алып кайтырга тиеш. Олы шоферлар кебек кыланабыз, янәсе. Тигез юлдан 1-2 чакрымны яхшы гына үткәннән соң, тауга түбән төшә торган урынга килеп җиттек. Менә, җәмәгать, алдагысын бүгенге көнгә тикле аңламыйм да аңлатып та бирә алмыйм. Нишләптер, шул вакытта мин Данисны узарга булдым. Әкрен генә куып тоттым тегене. Данис миңа шардай кабарган күзләрен төбәгән иде. «Нишлисең син, юләр? Алай ярамый!» — дигән сүзләрен генә ишетеп калдым аны үтеп киткәндә. Тиздән мин бер якка, ул икенче якка таба, озак кына очып бардык.

Берникадәр вакыт, ушыбызга килә алмыйча, бер-беребезгә карап утырдык. Соңрак минем кылган юләрлектән шаркылдашып көлештек тә, кайту юлын дәвам иттек. Баусыз гына», — дип язган ул.

Филүс сөйләгәннәргә инстадуслары да бик теләп кушылып киткәннәр. Күп итеп мәк ашап, эч авыртып чирләүләрен, агач ботагыннан егылып төшүләрен, кыш көне тимергә телләре ябышып калуларны һәм башка балачактагы шуклыкларын исләренә төшергәннәр алар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X