Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Дилә Нигъмәтуллина: «Көн саен үлем хәбәрләре килә...»

Нигъмәтуллина тамашачыларына сак булырга киңәш итә. Коронавирус чиреннән зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта.

Җырчының якыннары һәм танышлары арасында да андыйлар шактый икән.

«Бу эпедемия башлангач, интернет киңлекләрендә төрле фикерләр йөрде. Кемдер бу вирус-ның барлыгына бөтенләй ышанмады, ниндидер «масонский заговор» дигән булды. Ита-лиядән видеолар килә башлагач, бераз фикер үзгәрде.

«Нуууу, әйеее, ул вирус бардыр инде, ләкин бездә баребер аларныкы кебек булмас», – диделәр. «Италиядә халык саны күп, олы яшьтәге кешеләр дә күп, нигездә, медицина түләүле, бик үк якшы хәбәр булып чыкмады», – дип яздылар.

Менә безгә дә килеп җитте... Хастәханәләрдә урын юк. Ә анда бит бик авыр хәлдәгеләрне генә салалар. Бик күп кеше амбулаторно дәвалана. Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә. Ә кайберәүләр әле дә ышанмый! Менә ачык мисал: каршыгызда короновирус белән бик каты чирләгән һәм чак кына исән калган врач. Ә бит андыйлар 18 хастәханәдә бик күп, бөтенесе каты авырмасалар да, алар хәлнең чынбарлыкта нинди икәнен төгәл беләләр», – дип яза Дилә үзенең Инстаграм тасмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X