Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Дилә Нигъмәтуллина китап яза башлаган

Җырчы китабының автобиографик жанрда булачагын әйтә.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина язучылык эшенә керешкән. Ул бу турыда инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Мин, ниһаять, үземнең китабымны яза башладым. Бер кечкенә өлешен Казахстандагы дустыма җибәргән идем. Иртәнге алтыга кадәр йокламыйча укып яттым, ди. Иптәш кызым укый-укый метро станциясен үтеп киткәнмен дип яза. Сезгә дә бер өлешен куярга куллар кычытып тора. Әмма куркыта», — дигән ул.

Дилә китабының автобиографик жанрда булачагын әйтә.

«Адәм белән Һава» тапшыруын елый-елый караган идек. Бик тә укыйсы килә»; «Көтәбез, рәхәтләнеп укыр идек»; «Кызыктырдың»; «Сез бик көчле ханым, тормышыгыз китап язарлык», — дип комментарийлар калдырганнар инстачылар Диләгә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X