Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Бүген актриса Мерьем Узерли үзенең 37нче туган көнен бәйрәм итә

Төрек артисткасы Хюррем Солтан роле ярдәмендә "Велеколепный век" тарихи сериалында төшеп дөньяга танылу алды.

Сахра Узерли - Европа һәм төрек актрисасы. 1983 елның 12 августында Германиядә туган.

Яшь чагыннан ук Мерье театр һәм актерлык осталыгы белән мавыккан, үзенең беренче балалар рольләрен ул мәктәпкәчә яшьтә үк уйнаган. 2008 елда актриса "Втроем" һәм "Инга Линдстрем" немец кыска метражлы фильмнарында уйнап, кинода дебют ясый.

Дөньякүләм популярлыкны ул Роксолан ролен башкарганнан соң ала. Күбрәк Хюррем-солтан ролен башкарганнан соң таныла. Тамашачылар яшь актрисаның уенын лаеклы бәяли һәм шул ук елны Узерли дөньяның барлык почмакларында да таныла.

Хәзерге вакытта артистка кинода күп төшә, ә бөтен буш вакытын кызына багышлый. Шулай ук Мерьем үзен бизнеста сынап карарга була һәм 2015 елда "Meryem Cosmetics" дип исемләнгән косметологик продукция чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев